12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Аниса Нурисламовна Хальфатуллина19
МБОУ СОШ с.Карманово МР Янаульский район РБ
Россия, Башкирская респ., с.Карманово МР Янаульский район РБ
0

Мастер - класс "Применение технологии критического мышления на уроках татарского языка и литературы"







ЗИҺЕН СЫНАШ УЕННАР”

темасына осталык дәресе


































 “Яхшы оештырылган уен әйбәт эшкә охшый... Һәрбер уенның нигезендә барыннан да элек, хезмәт тырышлыгы, фикер тырышлыгы бар,”- дигән  бөек педагог А.С.Макаренко.  Әйе, бу сүзләр белән мин дә килешәм.

Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, аны коллективлык рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. Чыннан да уен вакытында баланың  игътибары ныгый, акылы үсә. Балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү- ул хәтерләрен, игътибарлылыкларын, уйлау һәм үзләштерү сәләтен үстерү. Уеннарны сайлый белү дә зур әһәмияткә ия. Интеллектуаль уеннарны сайлаганда, укытучы  балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотып эшли. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әйләндерә. Интеллектуаль уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга”мөмкин .Мәсәлән, “Сүз эчендә сүз” уенын уйнаганда бар бала да бик актив катнаша.

Балалар репертуарында зиһен сынаш уеннары зур урын алып тора. Билгеле булганча, алар художестволы иҗат кәүсәсен үстерүгә буйсындырылганнар. Кыскасы, уен бала өчен нерв системасы, акыл гимнастикасы булып хезмәт итә.

Кече яшьтәге мәктәп балалары 45 минут буе дәрес тыңларга күнекмәгән. Парта арасында хәрәкәтсез утыру ялыктыра, аларның дәрескә игътибары кими. Яшь организм әледән-әле хәрәкәт таләп итә. Һәр дәрестә, 15 – 20 минут узгач, физик һәм музыкаль тәнәфесләр ясау эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә.

Физкультминутка һәм уеннар дәресне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне дә җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә, уеннар балада күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек кебек сыйфатлар тәрбияли.

Укучылар өчен уен күңел ачу чарасы гына булып кала, әзерләнү икенче планга күчерелә, хәтта укытучы һәм укучы өчен укыту уены беренче чиратта күнегү булса да. Укытучы һәрвакыт кайсы уенның нинди укыту максатын күз алдында тотуын яхшы белә, ләкин аңа беркайчан да укучыларга аны икенче план кызыксындырганын күрсәтергә ярамый, ул укучылар белән бергә көләргә һәм шатланырга, шуның белән аны күнегүнең укыту түгел, ә уен мәгънәсе кызыксындыруын күрсәтергә тиеш. Әгәр укытучы укучыларга үзенең икенче планын ачса, уен гади күнегүгә генә әйләнеп калачак.


Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Г.К.Селевко, максатчан юнәлеш буенча, дидактик (белем дәрәҗәсен, танып-белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану, гомумуку күнекмәләрен үстерү һәм башкалар); тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.); үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.); социальләштерүче (аралашуга өйрәтү һ.б.) уенарны аера. Уку процессын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында, уены төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату, ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.

Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү; сыйныфта уенны оештыру; йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

сөйләм дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес итеп бүлеп бирү;

уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;

укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

үзара ярдәмләшү,телдән актив аралашу мохите булдыру.

Дәрес-шоу. Дәресне уздыру өчен, сыйныф берничә төркемгә бүленә. Һәрбер группа үзенең лидерын сайлый. Ул укытучы биргән тема буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла ала. Шул тәртиптә группалар да үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

«Нәрсә, кайда, кайчан?» дәрес уены. Бу уен телетапшыру үрнәгендә оештырыла. Аны алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү максатыннан чыгып оештырырга була. Мәсәлән, теманы өйрәнеп бетергәч, чирек, яки уку елы ахырында һ.б.

Дәрес-аукцион. Мондый характердагы дәресләрне оештыру башлангыч һәм урта сыйныфларда нәтиҗәлерәк була. Мәсәлән, «Ашамлыклар кибетендә», «Ашханәдә» һәм башка шундый темаларны өйрәнгәндә. Аукционда темага караган әйберләр өчен түләү түбәндәге формада барырга мөмкин: сораулар бирү, сүзләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү; шулай ук әйберләрнең үзенчәлекле якларын: төсен, тәмен, формасын, күләмен атый белү; репликалар, диалоглар, зур булмаган текстлар төзү. Дәресләрне болай оештыру татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.

«Фонетик зарядка».

Татар теленең фонетик системасын үзләштерү өчен фонетик һәм лексик зарядка битләрен кулланырга мөмкин. Мәсәлән, уртасында специфик татар Ә авазын белдерә торган хәреф язылган альбом бите. Бу хәреф белән янәшә исемнәрендә шундый аваз булган кешеләр яки предметларның рәсемнәре ясалган яки рәсемнәре ябыштырылган (әти, әни, бәби, әтәч, тәрәзә, тәлинкә, кәбестә, чиләк һ.б.). Берьюлы күп информация бирергә ярамый, чөнки балалар бик тиз арыйлар. Башта һәр биткә темага туры килә торган 5-6 рәсем ясау яки ябыштыру да җитә. Һәр 2-3 дәрес саен рәсемнәрнең санын арттырырга була. Мондый «битләр» һәр специфик татар авазына ясалган булырга тиеш. Әгәр уку елы ахырына фонетик һәм лексик зарядка битләрендә 15-20 рәсем-сүз булса, бу – яхшы нәтиҗә: бер авырлыксыз өйрәнелгән , якынча 200 сүздән торган, әзер лексика.

Бу «битләр» һәр дәрес башында фонетик һәм лексик зарядка вакытында кулланылырга тиеш. «Битләрне» төзегәч, укытучы фонетик һәм лексик зарядканы болай үткәрә: специфик татар авазын белдерүче хәрефне күрсәтә һәм әйтә. Аннан соң рәсемнәрне күрсәтә. Берничә дәрестән соң яхшы әзерлекле укучылар аваз һәм сүзләрне үзләре әйтә башлыйлар. Дәреснең бу этабында алар бернинди авырлыксыз укытучыны алмаштыра алалар. Ә тагын күпмедер вакыттан соң аларны уртача өлгерешле һәм авыр өлгерешле укучылар алмаштырачак, бу вакытта яхшы әзерлекле укучыларга дәреснең бу этабында инде авыррак биремнәр биреләчәк (мәсәлән, бу «бит» буенча җөмләләр уйла һәм яз).

Укытуның башлангыч этабында кулланылучы фонетик уеннар арасыннан уен-табышмак, уен-имитация, уен-ярыш, предметлар белән уеннар, игътибарлыкка уеннарны аерырга мөмкин. Дөрес әйтүгә өйрәткәндә чираттагы уеннар файдалы.

«Кызык телефон»

Тактада зур телефон рәсеме ясала. Дискта саннар урынына хәрефләр языла. Укучылар билгеле вакыт аралыгында күбрәк итеп (специфик татар авазларын кулланып) сүзләр җыярга һәм аларны әйтергә тиешләр. Мәсәлән, әни, һәм, кар, өстәл, үрдәк, чәйнек, чиләк, җиләк һ.б.

«Татар телен яратучылар» клубы утырышы. Утырыш һәр чирек ахырында оештырылырга мөмкин. Ул татар теленнән теоретик, гамәли белем һәм күнекмәләрне тирәнәйтү максатыннан чыгып оештырыла. Һәр утырыш аерым бер темага багышлана. Өй эше буларак, тема буенча әсәрне сәхнәләштерү яки зур булмаган теоретик чыгышлар әзерләү тәкъдим ителә ала.

«Нинди аваз әйтелә?»

(уен-табышмак)

Укытучы бер үк төрле аваз ишетелә торган сүзләр чылбыры әйтә (әни, әти, бәби, тәлинкә, күркә, чәйнек), беренче булып ([ә] авазын) җавап тапкан бала үзенең табышмагын әйтү хокукын ала.

Әлеге уенда дифференциаль якын килүне кулланганда яхшы өлгерүче (1 нче вариант), уртача өлгерүче (2 нче вариант) һәм авырдан өлгерүчеләрне (3 нче вариант) вариантлап утырту сакланырга тиеш. Башта чагыштырмача авыррак сүзләр чылбыры 1 нче вариантка тәкъдим ителә (чылбырга укучыларга таныш лексика гына түгел, ә таныш булмаганы да кертелә). Шуннан соң 2 нче вариантка бик үк авыр булмаган чылбыр тәкъдим ителә (сүзләр чылбырына берничә таныш булмаган сүз кертелә). 3 нче вариантка темалар буенча үтелгән яхшы белгән сүзләр тәкъдим ителә.

«Сүзне әйт»

Алып баручы ( яхшы өлгерүче укучы) уенда катнашучыларга чираттан аваз әйтеп туп ыргыта (мәсәлән, [к]), катнашучылар әлеге аваз булган сүзне әйтеп ( [кар]), тупны кире кайтаралар.

«Сүз уйлау»

Бу уен татар теленә генә авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [ә] авазына башланган яки шушы аваз булган сүзләрне кем күбрәк әйтер?.

2.2. Лексик уеннар

Лексикага өйрәткәндә карточкадагы уеннар, табышмаклар, кроссвордлар, чайвордлар, «Сүзне тап», «Мәкальне тап» кебегрәк уеннар куллану кулайрак була.

Лексик материалны кертү этабында укытучы әкренләп, мәгънәләре контексттан аңлашылган, яңа сүзләр кулланылган хикәя сөйли. Укучылар яңа сүзне кагыйдә чыгарып, синоним яки антоним табып аңлатырга тырышалар. Бу сәламәт ярыш һәм хезмәттәшлек тудыра. Икенче дәрестә укытучы яки укучы предметны атамыйча гына аның турында сөйләгәндә, лексик искә төшерүләргә мөрәҗәгать итәргә була, ә калганнар, ул кулланган әйтемне искә төшереп, җавабын табарга тырышалар, аны җөмләдә яки ситуациядә кулланалар.

Мондый биремнәр тәрҗемәгә мөрәҗәгать итмичә генә лексиканы өйрәнүгә ярдәм итәләр. Өстәвенә, мондый күнегүләр уйлап табуга һәм конструктрлауга корылган кроссвордлар, чайнвордлар, уен тестлары белән эшләүгә әзерлиләр. Шулай итеп, билгеле бер тема буенча актив сүзлек запасын кабатлауны оештыру карточкалар белән уеннарга күчәргә ярдәм итә. Аларның нигезе классның бөтен укучылары тарафыннан төзелгән хикәя булырга мөмкин.

«Кар өеме» кебек уеннар бик тә нәтиҗәле булалар. Укучылар түгәрәк өстәл принцибы буенча утыралар, ә өстәл уртасында өйрәнелүче сүзләр һәм әйтелмәләр язылган карточкалар куелган. Бер укучы карточка ала, аны бөтенесенә күрсәтә һәм әлеге сүзне яки әйтелмәне җөмләдә куллана. Чираттагы укучы икенче карточканы ала һәм алдагысы белән логик яктан бәйләнгән тагын бер җөмлә уйлап әйтә. Укучыларга уен бер төрле булып тоелмасын өчен карточкалар күгәрчен, чәчәк һәм башка формаларда төзеләләр. Мәсәлән, укучылар коллектив хикәя төзиләр. Һәр фраза билгеле бер сандагы сүзләрдән тора: беренчесе бердән, икенчесе икедән һ.б. Соңгы фразаны төзеп чыгучы җиңеп чыга. Алып баручы (яхшы өлгерүче укучы) бөтен җөмләләрне тактага язып бара.  1... . 2 ... һ.б.

Лексика белән эшләгәндә әлеге типка туры килүче икенче уен да файдалы була. Бөтен группа фотосурәт, рәсем, күренешне тасвирлауда яки хикәя төзүдә катнаша. Актив сүзлекне куллану уенның иң кирәкле кагыйдәсе булып санала.

Һәрбер укучыда кәгазь бите һәм төсле карандашлар. Класс өч командага бүленә (һәрберсе – милиция бүлеге). Өч алып баручы билгеләнә (яхшы өлгерешле укучылар). Алар милиция бүлегенә югалган дусларын табу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. Алып баручылар тышкы кыяфәтен сурәтлиләр, ә балалар туры килүче рәсемнәр ясыйлар. Әгәр рәсем сөйләмгә туры килсә, югалучы табылган дип санала. Мәсәлән, «Бу минем сеңлем. Аның исеме Гүзәл. Гүзәл укучы. Аның чәче озын, күзләре зәңгәр. Ул кызыл күлмәктән иде».

Лексика белән эшләгәндә әлеге типка туры килүче икенче уен да бар. монда бөтен группа бер генә җөмләдән торган фотография, рәсем, күренешне сурәтләүдә яки хикәя төзүдә катнаша. Актив сүзлекне куллану уенның иң кирәкле биреме булып тора.

«Ул нинди төстә?»

Уен укучыларның төсләрне белдерүче лексика куллануны кабатлауга юнәлтелгән.

Өстәлдә төрле төстәге уенчыклар җәеп салынган. Укытучы бер укучыга (алып баручыга) берәр хайванны уйлап куярга киңәш итә. Калганнар аның нинди хайван яки җәнлек икәнен белергә тиешләр. Башта алар сораулар бирәләр: «Ул ак төстәме?», «Ул кызылмы?», «Ул зәңгәрсу төстәме?», «Ул карамы?» һ.б.

Шуннан төсне дөрес атаган укучы икенче сорау бирә: «Бу ак куянмы?». Әгәр укучы ялгышмаган икән, ул алып баручы була.

Уен-ярышлар кулланырга була (парлы, командалы, фронталь), шул исәптән викториналар, конкурслар, шулай ук «Аукцион» кебек уеннар. Монда бирем билгеле тема, ситуациягә караган сүз, әйтем, фразаны соңгы булып әйтүгә кайтып кала.

«Аукцион»

Укытучы уенны: «Бүген без сезнең белән авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә барабыз. Анда иң яхшы каз, тавык, күркә төрләрен күргәзмәгә куйганнар. Бүген без нәрсә теләсәк, шуны сатып ала алабыз; кошның бәясе – җөмлә. Кем күбрәк әйтсә, шул сатып ала. Беренче булып каз сатыла», – дип башлый. Укучылар: «Бу – каз. Каз ак, шаян. Каз ит бирә, мамык бирә. Каз солы ярата, үлән ашый. Казның бәбкәләре була».

Ахыргы җөмләне әйткән кешегә каз бирелә. Бу уенда теләсә-кайсы укучы җиңүче була ала.

Тизлеккә булган лексик уеннар да әһәмиятле (укучылар бирелгән сүзләргә тиңдәш яки капма-каршы мәгънәле сүзләрне; әлеге сүзтезмәләрдә кулланырга мөмкин булган сүзләрне мөмкин кадәр тизрәк әйтергә тиеш булганда). Мәсәлән:

«Киресен әйт»

Балалар түгәрәккә басалар, уртада – алып баручы (яхшы өлгерешле бала). Ул уенны башлый: балаларга таныш булган бер сүз әйтә һәм тупны берәр уенчыга ыргыта. Уйнаучы сүзнең капма-каршы мәгънәсен әйтә һәм тупны кире кайтара.

Уенда түбәндәге сүзләрне кулланырга була: әни – әти, апа – абый, эне – сеңел, ак – кара, җәй – кыш, яз – көз.

«Кем күбрәк әйтер?»

Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Тактага 2 рәсем эленә. Һәр төркем укучылары, үз рәсеме буенча, чиратлашып, сүзләр әйтергә тиеш. Тукталып калган яки әйтә алмаган укучы уеннан чыга. Күбрәк сүз әйткән төркем укучылары җиңүче була.

Сөйләшергә өйрәтүдә фразалы уеннар зур мәгънәгә ия, чөнки аларның җавабы гади генә булмый, ә элек өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллануны, татарча җөмләләрнең төзелешен белүне (хикәя, сорау, инкарь) сорый.

Мисалга «Сорау-җавап» тибындагы уены китерегә була. Мәсәлән. Бер укучы соравын яза, икенчесе – җавабын (сорауны күрмичә). Ә менә «Юк-бар сүз» тибындагы уенда укучылар фраза төзи. Мәсәлән, берәү ияне яза, язганны каплый һәм битне икенче кешегә бирә, ул хәбәрне яза һ.б. Җөмләнең структурасы бирелә. Соңыннан алар бөтен класс белән укыла һәм хаталары төзәтелә.

«Сорау-җавап»

Һәр укучы нинди дә булса малай исемен (Петя) яза, язылган күренмәслек итеп бөкли һәм чираттагы уенчыга бирә. Икенчесе кыз исемен (Сара) яза һәм өченче уенчыга бирә. Өченче уенчы Петяның Сарага нәрсә әйтүен яза һәм битне дүртенчегә бирә. Әлеге уенчы кызның җавабын яза һәм битне тагын җибәрә. Бишенче кеше малайның кызны калдырып, кайда китүен яза. Алтынчы уенчы аның нигә китәргә тиешлеген яза (нинди максат белән) һәм тагын җибәрә. Җиденче кызның җавабын яза һәм шулай дәвам итә.

Уен ахырында битләр ачыла һәм аларның эчтәлеге кычкырып укыла.

Шулай ук «ватык телефон» яки «попугай» тибындагы уеннарны кулланырга була. Монда сүзләр чылбыры төзелә, һәм һәрбер чираттагы сүз алдагы сүзнең ахыргы иҗегеннән башлана.

Төрле грамматик күренешләрне кабатлатучы, камилләштерүче уеннар алда әйтелгән уеннар белән тыгыз бәйләнештә, чөнки алар сөйләм ситуацияләрен алмаштырмыйлар, ә өстәмәлелек бирәләр. Грамматик уеннар дәресләрдә дә, дәрестән тыш эшләргә бәйләп тә үткәрелә.

«Нәрсә кайда?»

Укытучы сыйныф бүлмәсендәге, өстәлдәге, сумкадагы әйберләр турында сорый. Укучылар аларның урыны турында, өйрәнелгән җөмлә үрнәкләреннән файдаланып хәбәр итә. Мәсәлән, Бу нәрсә? – Бу карандаш. Карандаш кайда? – Карандаш өстәлдә.

«Син ни эшли аласың?»

Укучылар алу ярдәмче-функциональ фигыльнең сорау, раслау һәм инкарь формаларында кулланылуын кабатлыйлар.

Класс ике командага бүленә. Бер команда алу фигыле белән берәр төрле җөмлә уйлый (Мәсәлән, Без яза алабыз)Икенче команда әгъзалары сораулар биреп, аны белергә тырышалар:«Сез укый аласызмы?»«Сез татарча сөйләшә аласызмы?»«Сез русча сөйләшә аласызмы?» һ.б. Бу сорауларга түбәндәге җаваплар бара: «Юк, без укый алмыйбыз» яки «Әйе, без татарча сөйләшә алабыз» .

«Алар нишли?»

Укытучы төрле темага караган исемнәр әйтә. Укучылар мәгънәләре буенча туры килә торган фигыльләр уйлап әйтергә тиешләр. Мәсәлән, Әни тегә (яза...). Куян ашый (эчә...). Кем күбрәк фигыль уйлап таба, шул җиңә.

«Телефоннан сөйләшү»

Һәр командадан ике алып баручы сайлап алына (яхшы өлгерүче укучылар), алар классның төрле башларында торалар. Алар «телефоннан» сөйләшәчәкләр. Беренче укучы «челтәр» буенча (ягъни калган укучылар) иптәшенә биреләчәк сорауны бирә, шуннан соң шул «челтәр» буенча аңа җавап та киләчәк. «Челтәрләрнең»бурычы – һәр фразаны дөрес һәм тиз бирергә, капма-каршы очракта «элемтә өзеләчәк», һәм команда җиңеләчәк.

«Сүзләр тап»

Озын сүз бирелә. Мәсәлән, э л е к т р о с т а н ц и я «Бу сүздә кем күбрәк сүзләр таба?» дип сорау бирелә. Җавап: ат, ак, кар, карт, электр, ант һ.б.

«Әниләр һәм бәбиләр»

(карточкалар белән)

Карточкада сүзләр языла: ат, сыер, эт, көчек һ.б. Буталылалар. Укытучы: «Бәбиләргә үзләренең әти-әниләрен табарга ярдәм итик», – ди. Укучылар (белем дәрәҗәләренә бәйле рәвештә) билгеле бер вакыт аралыгында бәбиләр исемнәрен әти-әниләре исемнәре белән тәңгәлләштерергә һәм әлеге парлы исемнәрне кычкырып укырга тиешләр. Калганнар иптәшләренең җавабын игътибар белән тыңлыйлар һәм, кирәк булса, хаталарын төзәтәләр.

Икенче вариант. Берничә тема буенча сүзле карточкалар әзерләнә (мәсәлән, «Йорт хайваннары», «Кыш», «Җәй»). Бутыйлар. Такта янына өч укучы чакырыла (аларның белемнәре бер дәрәҗәдә булырга тиеш). Алар 1 минут эчендә үзләренең темаларына караган сүзләрне баганаларга җыялар. Аннан чират буенча үзләренең сүзләрен укыйлар. Калганнар игътибар белән тыңлыйлар һәм хаталарны төзәтәләр. Уенда катнашучылар сүзләр җыйганда башка укучыларга сүзләр(авырдан өлгерүчеләргә), сүзтезмәләр (уртача өлгерүчеләргә) һәм җөмләләр (яхшы өлгерүчеләргә) язарга бирергә була.

Әлеге уенны начар өлгерүчеләр белән, аларга темалар буенча әзрәк сүзләр биреп, башлау уңышлы. Уртача һәм яхшы өлгерүчеләргә һәрберсенә 3-6 сүздән күбрәк бирергә кирәк.

Укучыларны татар сөйләменә өйрәтүнең коммуникатив юнәлеше, сөйләшеп аралашу формасына өйрәтү буларак, аудированиега – яңгыраучы сөйләмне тыңлый һәм аңлый белергә өйрәтүне күз алдында тотарга тиеш. Әмма, кагыйдә буларак, гамәлдә сөйләм эшчәнлегенең әлеге төренең мөмкинлекләре бәяләнеп бетелмәгән. Күпчелек укытучылар, татар сөйләме үзеннән-үзе аңлашылыр, дип уйлыйлар, ахрысы.

Психологлар хаклы рәвештә, аудированиены катлаулы сөйләү-уйлау процессы дип исәплиләр.

Дәресләрдә төрле уеннар куллану, хәрәкәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә дә сүзнең мәгънәсен аңлауга ирешеп була. Мәсәлән, «Гәүдә төзелеше» темасын өйрәнгән вакытта, балалар белән «Күз, колак, борын» дигән уен оештырырга була. Бу очракта балалар сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр. Хор белән күз  дип әйткәндә, балалар, торып, күзләрен күрсәтәләр; колак дигәндә, утырып, колакларын тоталар, борын дигәндә – борыннарын. Уен вакытында сүзләрнең эзлеклелеге һәм әйтелү тизлеге үзгәреп тора. Уен шау-шулы, күңелле килеп чыгачак, иң мөһиме – балалар, үзләре дә сизмәстән, яңа сүзләрне исләрендә калдырачаклар.

«Яраткан әкият геройларыңны таны»

Укытучы (яки яхшы өлгерүче укучы) яраткан әкият геройларын сурәтли яисә алар турында укый. Укучылар тыңлыйлар. Алар кайсы әкият геройлары турында сүз барганын белергә тиешләр. Мәсәлән,

а) Аның чәче коңгырт, кыска. Борыны озын, кашлары кара. Колаклары зур, чиста. Ул матур, шаян малай. Аның исеме ничек? (Буратино).

б) Бу – кыз. Аның чәче зәңгәр, озын. Кашлары кара. Күзләре зәңгәр, зур. Борыны кечкенә. Ул матур кыз. Аның исеме ничек? (Мальвина) [5, 17].

«Шәвәли»

Шәвәли ролен укытучы үзе башкара. Өйрәнелгән темалар буенча укучылар аңа сораулар бирәләр. Шәвәли аларга ялгыш җаваплар бирә. Укучылар аны төзәтергә тиеш булалар. Мәсәлән,Син кем? – Шәвәли. Мин кыз.(Дөрес җавап: Мин Шәвәли. Мин малай). Бу уен укучыларны тел нормаларына игътибарлы булырга өйрәтә, сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре формалаштыруга ярдәм итә.

«Иҗади диктант»

Укытучы аерым җөмләләр (сүзләр, фразалар, хикәяләр) әйтә, ә укучылар нәрсә ишетсәләр, шуны ясыйлар. Аннан соң рәсемнәр астына язулар язып куялар (сүзләр, фразалар, җөмләләр, хикәяләр).

Тактада эчтәлеге буенча бер үк, бары тик берничә деталь белән генә аерыла торган рәсемнәр эленә. Ләкин аларның бары тик берсе генә уенда канашучылар тыңлаучы магнит язмасындагы хикәяне тасвирлый. Тыңланылган хикәягә туры килүче рәсемне күрсәткән уенчы җиңүче була.

«Диктор»

Укучылар текстны тыңлыйлар, темасын билгелиләр, темага бәйле информацияне аерып алалар, конспектлар төзиләр (ачыклаучы сүзләрне язып алалар, схемалар сызалар, планнар язалар, таблицалар тутырталар). Шуннан үзләренең язмалары буенча алар «диктор»ның сөйләмен кабаттан «тудыралар». Уен ахырында иң яхшы дикторга конкурс үткәрелә.

«Рәсем буенча сөйлә»

Ярышның һәр катнашучысы рәсем буенча, эчтәлек логикасын саклап, берәр җөмлә әйтәләр. Кем иң соңгы җөмләне әйтә, шул җиңүче була.

«Кем дәвам итә?»

Бер кешедән кала, уенның бөтен катнашучысы, алдан тыңланылган текст ярдәмендә, алдан укылган тексттан алынган сүзләр, фразалар белән карточкалар алалар. Уенда катнашучыларның барысы да сөйләм логикасын тыңлыйлар, чөнки аларның һәрберсе сөйләмдә үзенең урынын билгеләргә тиеш. Контролер (яхшы өлгерүче укучы) сөйләмнең барышы һәм логикасы артыннан тикшерә һәм уен ахырында нәтиҗә чыгара.

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?»

Һәрбер укучы (уртача өлгерүчеләр группасыннан) берәр төрле хәлгә туры килүче фактны атый. Бирем: бу хәлне, чараны белергә (авырдан өлгерүчеләргә), һәм аның белән бәйле булган башка фактларны атарга (яхшы өлгерүчеләргә).

«Төймә җыябыз»

Бу уен өчен укучыларның төсле карандашлары булырга тиеш.

Укытучы: «Бүген без дәрестә төймә җыячакбыз, дөресрәге, төймә рәсеме ясаячакбыз. Төймәнең сере шунда ки, һәр төймә бер сүзгә туры килә. Төймәләр күбәю белән безнең җөмлә дә зураерга тиеш. Димәк, беренче җөмлә бер сүздән, ягъни бер төймәдән тора («Аю»). Икенчесе – ике сүздән, ягъни ике төймәдән («Зур аю») тора. Һәр юл башында төймәләр ясап буйыйсыз, ә янына җөмләләр язасыз». Һәм шулай дәвам итә.

Нәтиҗәдә балалар 12-15 төймәдән торган мәрҗән җыя ала. Мәсәлән, «Бу бик зур, акыллы, матур аю урманда яши, җиләкләр, үләннәр ашый һәм бал ярата». Укучылар беренче төймә, ягъни беренче сүзне сайлагач, бу уен буенча мөстәкыйль язма эш үткәрергә була.


Рус телле балаларны татар теле белән кызыксындыру зур көч сорый. Аларның телне өйрәнүгә теләген сүндермәү, дәрескә кызыксыну һәм стимул булдыру өчен, дәрестә уеннар куллану нәтиҗәле. Уен вакытында укучының иҗат мөмкинлеләре ачыла, мөстәкыйльлеге арта, оештыру сәләте үсә. Уен кайбер балалар өчен хыяллану, кайберләренә күңелле ял итү чарасы да булып тора.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.